СОРАУ – ҖАВАП: салым 📆 Исегезгә төшерәбез: 1 декабрьгә кадәр милеккә салымны түләп бетерергә кирәк. Соңарсаң, штраф түләргә туры киләчәк. Быел салым хәбәрләренең 92 проценты электрон форматта юллана. ❓Бала өчен дә салым түлисеме? Балалар салым түләүдән азат ителми. Яңа туган сабыйга фатирдан өлеш бүлеп биргәнсез икән, димәк, милек рәсмиләштерүнең икенче елында аңа да салым органыннан хат киләчәк. Балигъ булмаган балалар өчен исәп-хисапны әти-әниләр ясый. ❓Салымны вакытында түләмәсәң, ни була? Әҗәтнең – 20, ә моны белә торып та эшләмәү расланган очракта, 40 проценты күләмендә штраф салырга мөмкиннәр. Моннан тыш, салым түләргә соңга калган һәр көн өчен Үзәк банкның рефинанслау ставкасының 1/300 өлеше күләмендә пеня исәпләнәчәк. Ул, бурычны каплаганчы, көн саен «тамып» торачак. #Салым #ТүләргәОнытма #1Декабрь #СинеңБурыч